Киң күңелле әкиятче илендә (0+)
2
Апрель 2021
Җомга
1 апрель көнне 5 нче санлы китапханәдә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен Дания язучысы Һанс Христиан Андерсенның туган көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Нәни китап сөючеләр Андерсенның тормыш юлыннан кызыклы фактлар белән танышты, үзенә бөтен дөньяга танылу һәм укучылар мәхәббәте алып килгән әкият геройларын язучының ничек уйлап табуы турында белде. Балалар «Бу гаҗәеп әкиятләр» викторинасы сорауларына җавап бирде һәм «Андерсен геройлары илендә» әдәби уенында катнашты. |